Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәгәрәү

Игә килмәс илләр генә һаман Гел тәгәрәп тора кирегә.

Гел тәгәрәп тора кояшы да,

Гел тәгәрәп тора җире дә.

Игә килмәс илләр генә һаман

Гел тәгәрәп тора кирегә.

Тәгәрәшеп үсә бәндәләре.

Булыр, дисәң, илгә мәртәбә:

Җан ауларга җыеп өйрәтәләр,

Буе җитү белән тәртәгә.
Тәгәрәшеп уза еллар, көннәр.

Сөтен, белмим, кемнәр имезгән:

Маңкорт булып оча мал кортлары

Бабалары корган нигездән.

Гел тәгәрәп торыр кояшы да,

Гел тәгәрәп торыр җире дә,

Тәгәрмәчкә таяк тыгучылар

Бора алмас аны кирегә!

Бора алмас аны кирегә! 

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев