Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тере нокта

Тапкан алтын кемгә бәхет, кемгә ләхет – яшәү язган ак-карага бергәләшеп, мәңге туймас карун сыман комсызланып, ай үзенә тартып алган җир кәләшен.

Борынгы мич торбасына

пичәтләнеп

ябышып каткан корым кебек

кап-кара төн йолкып алды

бүгенге көн сурәтеннән –

ач шом йотты ишегалдын

капка артын.

Тапкан алтын кемгә бәхет,

кемгә ләхет –

яшәү язган ак-карага бергәләшеп,

мәңге туймас карун сыман

комсызланып,

ай үзенә тартып алган

җир кәләшен.

Һич күренми

авыл өсләп эреп аккан

төтен эзе

һич күренми бу төн үзе.

Төн нәрсә ул

мин күренмим үз-үземә 

бөтен йөзем бүтән,

бүтән сүзем.

Мин кушылдым бүген

сәер бер бушлыкка,

биһуш булып тормыш бардан тормыш юкка,

уяу йокы булып ойыйм бер ешлыкта,

мин

бу төпсез галәм гамәл дәфтәрендә –

тере нокта.

 

"КУ" 10. 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев