Үтеп бара җәем

Әй авылым, синдә бар да матур:
Алсу таңың, зәңгәр кичләрең.
Ирексездән җырга әверелә
Синдә туган күңел хисләрем.
Тау ягыннан килә җиләк исе,
Болынында печән исләре.
Кыр гөлләрен күрче – ниндие юк,
Анда җәйнең бөтен төсләре.
Җәй бизәге – сары көнбагышлар,
Рәт-рәт тора тезгән кибәннәр.
Тау итәге тулы мәтрүшкәләр,
Урманыңда шаулый имәннәр.
Бер төш сыман үтеп бара җәем.
Инде август ача ишеген.
Китәр вакыт җиткән. Тагын кайт, дип,
Озата төсле яшел бишегем.
Август ае җәйгә нокта куя:
Июнь, июль түгел – ул бүтән.
Шуны шәйләп алдым яңа гына:
Мин бит гомер җебенең дә инде
Августында яшимен икән.
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз