Телим изгелек кенә

Яратмыймын кимсетсәләр,

Йомшаклыгымны сизеп,

Күңел кылларымны кемдер

Китмәкче булса өзеп –

Үрә басып каршы торам,

Тырмашам, үҗәтләнәм.

Ничек көч табам шул чакта? –

Үзем дә гаҗәпләнәм.

Ошатмыймын – төп башына

Утыртып калдырсалар,

Күңелем тартмаган җиргә

Кунакка чакырсалар.

Тәүбә иткән, онытылганны

Кабаттан актарсалар,

Җан дусларым гаеп эзләп,

Күңелемне кайтарсалар.

Шул чакта тынычлык сорап,

Ялварам бер Аллага,

Һәм аңа зур рәхмәт укыйм

Тудырганга дөньяга.

Тормышның бар гүзәллеген

Күз алдыма китерәм.

Караңгылык юкка чыга –

Тирә-ягым – бер дигән!

Кара болытлар тарала,

Җилфердәтеп итәген,

Онытам – йөрәкне тырмап,

Көндәшләрнең үртәвен.

Һәрбер җан иясенә мин

Телим изгелек кенә –

Мәрхәмәт, игелек, тәүфыйк

Бир, Аллам, дип һәркемгә!

 

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: