Логотип Казан Утлары
Шигърият

Телем

Акыл әйтә: тукта, сабыр ит, ди, Уйлап әйт, ди, әйтер сүзләрең.

Акыл әйтә: тукта, сабыр ит, ди,

Уйлап әйт, ди, әйтер сүзләрең.

Сүз генә бит. Оча – китә алар.

Тота алмый калам үзләрен.

Уйлагандай гына буламын да,

Әйтеп куям кирәк-кирәкмәс.

Үз телеңә хуҗа булалмасаң,

Тыныч тормыш һич тә эләкмәс.

Әйтсәгез лә миңа кайчакларда,

Бар бәлаң бер – шушы телең, дип.

Сизми каласызмы, ә мин сезгә

Тик яхшылык кына телим бит.

Әче чакларым да бик буладыр,

Төрле хәлләр була дөньяда.

Үз телем бит, нишлим, әмма һәрчак

Әйтер сүзем минем өр-яңа.
 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә гел шуны уйлап йөрим. Тик гаделлек сөючән булганга әйтәм шул инде фикеремне.