Логотип Казан Утлары
Шигърият

Театрга илтә

Римга түгел! Юллар Театрга илтә.

Тукталыштан күп нәрсә юк,

Гаҗәп!

Анда озак басып тору – газап!

Әлмәтемдә алар саны күптән,

Ике йөз дә илле җиде икән.


Автобуста бик күп йөргән булды,

Тукталышлар таныш балачактан.

Киткән автобуска куллар изәп,

Булды тукталышта калган чаклар.

Хәрәкәттә – бәрәкәт диепме

Автобусы, троллейбусы чаба.

Тукталышлар кисәтәдер төсле –

Юл йөрүдә белегез дип, чама.

Дөнья буйлап без дә атлап түгел,

Томырылып гел алга чабабыз.
Дөнья куабызмы, улмы безне? –

Әллә чапмый юкмы чарабыз?

Кирәк безгә ышык тукталышлар

Саклау өчен салкын яңгыр, җилдән.

Имин еллар аша үтик юлны,

Ямьнәр табып яшик газиз җирдән.

Бер мизгелгә тукта әле, җиһан,

Әнә, күпме тукталышлар көтә.

«Театр» тукталышы, төшик, әйдә,

Римга түгел! Юллар

Театрга илтә. 

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев