Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәүбә капкалары ябылганда...

Тәүбә капкалары ябылганда Кабул булмый, диләр, теләкләр;

Тәүбә капкалары ябылганда

Кабул булмый, диләр, теләкләр;

Иман гына булыр таянырга –

Ярдәм итмәс һичбер терәкләр.

Тәүбә капкалары ябылганда,

Үкенечтән аһ-зар агылыр:

«Үтте гомер нигә догасыз?» – дип,

Күңел үткән көнне сагыныр.

Кабул булмас кылган игелекләр,

Һәркем савап эзләп тилмерер;

Онытылыр байлык, дәрәҗәләр,

Җан тынычлык тапмый илерер.

Тәүбә капкалары ябылганда,

Вакытка бу дөнья тар булыр:

Чиксезлектән килгән кире кайтыр –

Яралтучыга ул тартылыр.

Дулкын ярга какмас, кош сайрамас –

Тынлык кына чыңлар һавада;

Галәм туктап калыр, һәлакәткә

Тик санаулы мизгел калганда.

Тәүбә капкалары ябылганда,

Фәрештәләр булыр сәҗдәдә.

Ялварырлар Хакка: «Тулы иман

Бирче, – диеп, – һәрбер бәндәңә!»

 

"КУ" 12,2021

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тәм табалмый бәндә һичбер эштә, гел кыекка саплый кәкрене, һәм төннәрен күрә мескен төштә дөягә атланган бөкрене.