Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәүбә

Тәүбә кирәк! Тәүбә кирәк!

Бөтен дөнья кабер өсте, зират.
Җир өстендә
көтү-көтү тынсыз ярым мәет, ярым шәүлә.
Айга карап, сузып-сузып улый
ялгыз бүре.
Адәм өнсез! Бу мизелдә кирәк иде тәүбә!

Җир өстендә зәһәр елан ысылдавы... Тәүбә!
Җир өстендә әрнү, сагыш, аһ-зар тавы... Тәүбә!
Бер корт булды адәм алма-табигатькә. Тәүбә!
Адәм уян! Юлың илтә мәрткә... Тәүбә! Тәүбә!
Тәүбә! Тәүбә!
Адәм, кил аңыңа, ач күзеңне!
Җирдә – җәннәт! Тәннәрдә – җан!
Күктә шул ук кояш!
Кеше кирәк! Кеше кирәк Җиргә!
Җир өстендә бүген
салкын канлы зат токымы адәмгә баш!
Аждаһадай адәм үзе уңга-сулга чага.
Ысылдарга, шуышырга адәм җаен таба...
...Кайсы чордан, адәм,
үз йортыңа кайту юлың өскә түгел,
аска таба? И син, Аллаһ колы!
Мең кисәтү, мең хәрәкә –
ни ишетү, ни күрү юк,
Халык җуйган юлын...
Тәүбә кирәк! Кайт иманга!
Кил тәүбәңә, адәм!
Тәүбә кирәк! Тәүбә кирәк!
Тәүбә! Тәүбә! Тәүбә!

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев