Тауларны сагыну

1

Тау артында тагын таулар, –

Биегрәк һәм серлерәк...

Ап-ак түбәләрен күргәч,

Алгысынып тибә йөрәк.

Кул сузымы кебек кенә.

Җитим дисәң,

Ай-һай ерак!

Үткелләрне, бозлыкларны

Узу кирәк юллар урап.

Кичү кирәк тау елгасын –

Кайнап аккан бозлы суны.

Упкын-ярдан үтү кирәк –

Каласыңмы, егыласыңмы...

Үрмәлисең үҗәтләнеп,

Биеклек, һай, ашкындыра!

Түбәсенә җитсәң,

Алда

Яуланмаган таулар тора!

2

Күптән инде мин тауларга менмим!

Тик сагынам серле тауларны.

Тау сулышын тоймый яшәгәннәр

Минем халәтемне аңлармы?

Таулар миңа – сөю биеклеге,

Таулар миңа – йөрәк ярасы.

Үзәкләрне өзгән үткелләре –

Гомер белән гомер арасы.

Синле гомер биеклектә калды...

Мин ялгызым

Төштем үзәнгә.

Баш очында мәңге торган күкләр

Ишелер күк иде ул мәлдә...

Күкләр ишелмәде.

Таулар исән.

Чәлпәрәмә бары хыяллар...

Ымсындырып көтеп калды бары

Без яуларга тиеш кыялар.

Синнән ары тауга менгәнем юк!

Төшләремдә генә буталам, –

Биеклеккә мине өндәвеңме? –

Кул изисең кебек Ак таудан...

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: