Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәүге баскыч

Ә Синең кулыңда калебем ачкычы. Иң серле чагымның бу – тәүге баскычы.

Иң серле чагымның бу – тәүге баскычы.

Киртәле, катмарлы күп юллар үтелгән.

Күп юллар. Сынаулар. Күп өмет юк булган.

Күптәннән бәгырем кителгән, үртәлгән.

Бу баскыч тәүгесе. Ә артта – киң дала.

Артымда еракта тузанда бер бала

исемә төшәлми – хәтерем җуелган.

Буынга сызыклар каелып куелган.

Һәм бүген мин явым – яңгырдан да елак.

Ә Синдә канатлар – керт мине астына,

башка беркайчан да җил-мазар тимәсен.

(Үз көбәм юкарган ахрысы чак кына).

Чүәгем ашалган, киемнәр таушалган.

Чәчләргә чал көмеш бизәкләр ясалган.

Ә Синең кулыңда калебем ачкычы.

Иң серле чагымның бу – тәүге баскычы.
 

ОКСАНА ИЛЬЮП

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев