Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тауга таба

Биек тау түбәсе бар. Төнгә кадәр, җитәкләшеп, Шул тауга менәсе бар.

Әйтәсең гел: «Янәшәңдә

Мин барында туңмассың!»

Кай арада бу гомерләр

Искән җилдәй узган соң?

Менә тагын юлдан кайттым,

Синнән башка авыр ла.

Сөрт яшеңне, елмай әле,

Күмер сал самавырга.

Бер тын чәйләп алырбыз,

Үткән көннәрне уйлап.

Ипи сал син, китап сал син,

Биштәремне куй җайлап.

Алда әле безне көткән

Биек тау түбәсе бар.

Төнгә кадәр, җитәкләшеп,

Шул тауга менәсе бар.

Йолдыз нурына сөттәй ак

Яулыгың эләсе бар.

Җанымда сиңа укыйсы

Мәхәббәт сүрәсе бар.

...Ак күлмәгең ки, аппагым!

Юллар кыска, тау якын.

Кузгалыйкчы,

Йөрәкләрдә

Сүнмәгән әле ялкын.

 

"КУ" 06,2018

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев