Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тауга менсәм

Гади үрләр генә түгел таулар, Язмыш бүләк иткән тәхет ул.

Тау башында бөдрә җилләр уйный,

Үзәннәргә томан таралган.

Таулар горур, алар кешеләрдән

Күпкә алданрак яралган.

Тауга менсәм, сулыш иркенәя,

Юкка чыга әрнү, борчулар.

Әрем исләреннән исерәм мин,

Кылганнары шундый ярсулар.

Җай чыкканда, шушы тауга менеп,

Укып төшәм белгән догамны.

Фәрештәләр, дәшми-тынмый гына,

Язып бара минем кылганны.

Гади үрләр генә түгел таулар,

Язмыш бүләк иткән тәхет ул.

Шул тәхеткә басып, туган җирне

Данга күмү – үзе бәхет ул.

 

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев