Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тау өстеннән җил-канатта очам...

Тау өстеннән җил-канатта очам, Егылудан куркмыйм, җир – аман.

Мәшһүр мандолиначы

Исмәгыйль Һилаловның якты истәлегенә

Тау өстеннән җил-канатта очам,

Егылудан куркмыйм, җир – аман.

Канатлы булырга васыять иткән

Безгә Хак Пәйгамбәр Сөләйман.

Таланган ташлардан кан тама, дип

Җиргә төшсәм, – ул таш уты икән.

Телләремдә тәмлим! – Ут дигәнем

Йөземнәрнең алсу суты икән...

Күрәм, таулар сәндерәсе буйлап,

Кырымда булыр дип бер җәннәт,

Йөзем чырагълары бәйләп йөри

Хак Пәйгамбәребез Мөхәммәд.

Нәрсә булды? – Тырнак очларында

Зеңгелдек моң чиртеп күкләрдән,

Күрәм, кырмыскалар кайтып килә,

Һәркайсы мандолин күтәргән...

Сөргеннәрдән тормыш кайта...

Тормыш

Кукуруз чәкәнедәй саргайган.

Бу чәкәнне сарган яшел биләү

ләрнең чит-читләре карайган...

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев