Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тау иленә

Биек таудан алган бәрәкәтле байлык мәңгелек көч бирсен халкыма.

Тау астында – авыл, тау битендә – урман,

Тирә-юньдә – кырлар, болыннар. 

Таудан агып чыккан елга бормалана, 

Берсен-берсе куа дулкыннар. 

 

Тау башында – һава, аның зәңгәрлеге 

Зәңгәрләтә суның өсләрен. 

Офыклардан узып агып китә елга,

Кая илтә тауның серләрен? 

 

Тау буенда – күлләр. Аның ярларында 

Зифа булып үсә камышлар. 

Тау ягыннан искән җилгә кушылып алар 

Серләшәләр төрле тавышка. 

 

Тау өстендә – болыт. Уйнаклыйлар җилләр, 

Юлларында юктыр киртәләр. 

Биек тауның битен, чал чәчләрен сыйпап 

Сәлам биреп узып китәләр. 

 

Тау артыннан ямьле, җәйге аяз таңда 

Кояш калкып сибә нурларын. 

Сылу каеннардан төшкән күләгәләр

Колачлыйлар иркен кырларны. 

 

«Тау ягыбыз», – диеп, ямьле бу җирләрне 

Халык атый сөеп электән. 

Тау ягы хакында буыннан-буынга 

Хикәятләр халкым йөреткән. 

 

Тау астында – авыл. Бүген аның халкы 

Бәйрәм итә әрәмәлектә. 

Яшәү дәрте бөркеп Сабан туе гөрли, 

Уен-көлке, җырлар һәр җирдә. 

 

Елга суы, урман, күлләр, болыннары 

Тауның көчен безгә тапшыра. 

Биек таудан алган бәрәкәтле байлык 

Мәңгелек көч бирсен халкыма.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев