Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тау битендә кызарып кына...

Малай чагым хәтерләтә Аларның кай төшедер…

Тау битендә кызарып кына,

Җиләкләр пешеп килә,

Шул таулардан моңсу гына

Артышлар1 төшеп килә.
Аларның да арып-талып

Җиләктән кайтышыдыр.

Малай чагым хәтерләтә

Аларның кай төшедер…


1  Артышлар – күпбалалы гаиләдә туган балалар мәгънәсендә.

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев