Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарстаным

Туган илем, диеп янар өчен үз нигезең кирәк, үз җирең.

Ватаным син минем,

газиз җирем,

Туган йортым,

туган нигезем.

Нигезе бар кеше бу дөньяда

Ышанычлы тоя ул үзен.

 

Ул ышанып карый туар көнгә,

Киләчәккә карап гамьләнә.

Туган халкы өчен яшәү аның

Тормыш максатына әйләнә.

 

Туган илем, диеп янар өчен

Үз нигезең кирәк, үз җирең.

Татарстан –

Гамьле өметем дә,

Йөрәк әрнүем дә син минем.

 

Кайнап торган дәрья бүген дөнья, –

Йот(ы)лып бара телләр, халыклар.

Милләтеңне саклап калыр өчен

Кирәк дастандагы Алыплар.

 

Шомбай зирәклеге кирәк безгә –

Карар кылмас өчен ашыгып.

Шундый заман,

Без яшәргә тиеш

Әкиятләрне чынга ашырып.

 

Безнең яшәү коды – дастаннарда.

Аңлау кирәк төпкә төшенеп, –

Халык акылына таянмыйча,

Алга бара алмый Кешелек.

 

Син ватаным минем, Татарстан! –

Туган илем,

Җирдә бер генәм!

Төнге күккә йолдыз сибелгәндәй,

Дөнья буйлап татар сибелгән.

 

Бара алсаң иде киләчәккә,

Берләштереп туган халкыңны.

Саклап йөз елдан да,

Мең елдан да

Татар иле дигән атыңны!

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев