Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарстан хатыннары

Җирнең һәммә асылташы, көмеше, алтыннары читтә торсын сез булганда, Татарстан хатыннары!

Җирнең һәммә асылташы,

көмеше, алтыннары

читтә торсын сез булганда,

Татарстан хатыннары!

Безне куркытмый язмышның

яңгыры, салкыннары

сезнең кочагыгыз барда,

Татарстан хатыннары!

Җирдә күпме сайрар кош бар —

аларның хак моңнары

сезнең пышылдауга тормый,

Татарстан хатыннары!

Сез пешергән ризыклардан

тәмлерәк тәгам бармы?!

Булса да, бик тә сирәктер,

Татарстан хатыннары!

һәммәгез булырга лаек

шагыйрьләр, ханнар яры —

сез акыллы да, назлы да,

Татарстан хатыннары!

Көзнең җимешләре бит сез,

ә кышның ап-ак кары,

яз гөлләре, җәй рәхәте —

Татарстан хатыннары!

Якты көнле, тәмле төнле,

сез — алиһәләр пары!

Яшәгез һәм яшәтегез,

Татарстан хатыннары!

 

фото: elitat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев