Татарлар кайта

Соңгы елларда матбугатта күренекле язучы һәм сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың дөнья һәм Русиянең төрле төбәкләрендәге татарлар тарихы турындагы язмалары басылып чыкты.
Зиратлардан кайта
Безгә милләттәшләр –
Кара күләгәләр,
Кара күлмәкләрдән...
Күр, татарлар кайта
Кабер төпләреннән;
Алар – миллионнар,
Төркем-төркемнәрдән.
Алар кайта безгә
Ерак Себерләрдән,
Урал төпкеленнән,
Шахта-күмерләрдән...
Алар кайта безгә
Кырым кырларыннан,
Төньяк бозларыннан,
Тайга урманыннан...
Күр, татарлар кайта
Польша туфрагыннан,
Җиңүчеләр булып
Париж урамыннан...
Сталинны җиңгән,
Гитлерын да изгән
Татарларым кайта,
Алар – безнең белән.
Үзбәк, кыргыз, казакъ,
Таҗик җирләреннән
Татарларым кайта
Туган илләренә.
Каберләрен ачып,
Кайта милләттәшләр –
Якты күләгәләр
Ап-ак күлмәкләрдән.
Авторның башка шигырьләрен "Казан утлары" журналының ИЮЛЬ санында укый аласыз.
фото: www.pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз