Татарга ниләр күрәсен ...

Татарга ниләр күрәсен
әйтмәс бае, түрәсе.
Әйтсә дә, ишетмәс милләт,
суыныр ашы-өйрәсе...
Бүгенге ил агасы –
Җиргә күктән төшмәгән,
ул, әлбәттә, җирдә туган,
тик күзләре очлы булган,
аң-акылы ушлы булган –
зирәк авыл баласы...
Ташка кадак кага белгәч,
аның да киләдер ипле
-җайлы яшәп каласы.
Тир түгеп менгән баскычтан
килмәс колак кагасы.
Кан хәтерен җуеп булмый:
янәшә – «Зур ага»сы...
"КУ" 02, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз