Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар язмышы

Туган якка кебек күпме болыт Зәңгәр күкне иңләп агыла.

Яшьтәш туганым гомере буена

Чиләбе өлкәсендә шахтада эшләде.

Шалтыраткан саен сагынам дип елый


Туган якка кебек күпме болыт

Зәңгәр күкне иңләп агыла.

Юк бәхетен эзләп,

Баш күтәрми эшләп,

Туган ягын татар сагына.

Язмышларны уйган,

Җанны кыйган,

Төзәтмәслек артта хаталар.
Дөнья айкап йөргән

Кайбер исәр башлар

Туган җиргә кайтып яталар.

Кайтып яту – соңгы, сирәк бәхет.

Узды татар авыр юлларны.

Чит җирләрнең еллар чоңгылына,

Елый-елый кереп югалды…

Йомыла да куя вакыт күзе,
Гомер түгел,
Галәм өзелә.

Кара чоңгыл йота, дөнья бетә,

Үзе дә юк була, эзе дә.
Җан иясе дөнья буйлап килә,

Киек Казлар сызган Юл аша.

Җан кыела – юкка чыга галәм,

Дөнья елый, кемдер еласа.
 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев