Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар теле

Син булмасаң, мин дә кирәксез...

Яшем туктатырлык кодрәт синдә,

Һәм елата ала бер сүзең!

Мосафирга – татлы кизләү суы,

Адашканга маяк – берүзең!

Синдә ага җирне тибеп чыккан

Меңәр чишмә, вулкан лавасы.

Синдә тургай, сандугачлар көе,

Диңгезләрнең җиләс һавасы.

Тоякларның тупырдавы синдә,

Кылычларның горур зеңләве.

Дәүләтемнең тез чүктергән чагы,

Ватанымның өнсез иңрәве.

Тимерченең тире тамган сиңа,

Бөеклеге синдә ханнарның!

Синдә күпме дога-ялваруы

Бер Илаһка изге җаннарның.

Күкрәгемә хәнҗәр кадасалар,

Синең белән бәйлим ярамны.

Синдә таптым җаным моңы булып

Каләмемнән тамар караны.

Җанны кисәр җилләр искән чакта

Ышыкланам сиңа – кыяма!

Синле чакта без – алмазның үзе!

Синсез калсак – юка пыяла.
Аңлы чактан бәгырь сызлавым син,

Синсез калсам – калам йөрәксез.

Син югалсаң, кояш шундук сүнәр.

Син булмасаң, мин дә кирәксез...
 

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев