Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР НЕФТЕ

Җир каны – кара май яктысы Ак булып сирпелә һәр йортка. 

Җәйрәп ята бодай басулары.

Язгы җилдә яшел дулкыннар.

Җир астында кайнар дәрья тоеп

кайный микән әллә ул кырлар?

Кыр түренә басты манаралар,

сискәндереп арыш басуын.

Кеше җирнең үзәгенә төште,

серен ачып миллион гасырның.

Саҗидә Сөләйманова 

Сер тулы йомгактай җир шары

Тәгәри гасырдан-гасырга.

Ул серләр туфракка күмелгән,

Ул серләр күкләргә асылган.

Күкләрдән өзелеп төшкәнме,

Туфрактан өзелеп тамганмы –

Йолдызлар хикәят сөйлиләр –

Кара җир йөзенә язганны.

Борынгы хикмәтле хикәят

Ким түгел «Мең дә бер кичә»дән:

«Җир сыман кап-кара хак алтын

Саркыла икән лә чишмәдән.

Җир сыман кап-кара хак алтын

Сибелгән икән лә суларга,

Кап-кара дулкыннар чайкалып

Киләчәк көннәрне сугара. 

Алтынга тиң кара туфракның

Төбендә тибенә-тибенә,

Сулкылдый-сулкылдый җир аслап,

Җир өсләп кара җыр түгелә.

Җыр булып яңа чор чаң суга,

Чаң булып яңа җыр җырлана.

Кешеләр ярыша-ярыша

Кара май сөзәләр елгадан.

Гасырдан-гасырга бу хәбәр

Дөньяга җил булып тарала.

Җир-Ана карынында тирбәлеп,

Өр-яңа юаныч ярала.

Вавилон, борынгы Мисырдан –

Хәбәрләр ерактан-ерактан:

Елгадан табылган кара май

Һәр эштә гамәлгә яраклы.

Нефть – бәлзәм, нефть – дәва, нефть – кәлга

Һәм утлы корал да дошманга.

Кешеләр күкләргә очына

Кешеләр туфракка ышана.

Җир өсләп, җир аслап җыр ага.

Чор ага, чорнала бугазга.

Кешеләр коелар казыйлар,

Кешеләр салалар буразна.

Калалар кыбырсып калкына,

Караңгы урамнар яктыра.

Тормышың җайланыр – җиреңнән

Кап-кара шул майны тап кына!»

Кара май – яктылык. Гөлт итеп

Тарихта лапмалар кабына,

Җирдәге утларның яктысы

Йолдызлар катына кагына.

Чор күчә, ут күчә, җир – күчәр,

Күчәрдә сүрелми ут яна.

Гасырдан гасырга күчә ул –

Борынгы һәм кабат өр-яңа.

Кара май манылган таякта,

Кәрәчин салынган лампада,

Ут булып кешеләр өендә,

Нефть үзе җир өсләп яктыра.

Бу утлар яктырта дөньяны,

Караңгы төннәрне яктырта.

Җир каны – кара май яктысы

Ак булып сирпелә һәр йортка. 

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев