Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алинә

Җир шарының күчәренә басып, Әнә ничек бии татар кызы!

2018 елда Япониядә тимераякта

фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы

булган Алинә Заһитовага багышлыйм.

Алинә, дип, ярсып тибә йөрәк,
Уйландыра бүген япон бозы.
Җир шарының күчәренә басып,
Әнә ничек бии татар кызы!

Ул җир шарын әйләндерә сыман,
Җиһан кинәт сүзсез тынып калган.
Татар исән, бар ул, әнә, кара,
Үлгән дигән сүзләр чеп-чи ялган.

Күктән төшкән бер фәрештәмени,
Канатланып бии аккош... сылу!
Бер елмайса, җиһан бозы эри
Һәм исертә оялчанлык булу!

Эверест та ишелеп төшәр сыман,
Алкышлардан шаулый боз арена.
Бозда чәчәк, шатлык, күз яшьләре.
Синең җиңү килде, күр, Алинә!

Планетада син беренче бүген,
Йөрәк ярсып тибә кысып тынны.
Ил флагын син күтәрдең зурлап,
Сине данлап яңгырый илең гимны!

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев