Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар күзләре

Күзләрендә балкый бар үткәне, Гасырларның тирән эзләре. Сагыш аша карый бу дөньяга Хәсрәт эчкән татар күзләре.

Мин татарны күзләреннән таныйм,

Карашыннан таныйм мин аны.

Карашлары аның мәхәббәтле,

Күзләрендә балкый иманы.

 

Күзләрендә балкый бар үткәне,

Гасырларның тирән эзләре.

Сагыш аша карый бу дөньяга

Хәсрәт эчкән татар күзләре.

 

Кайда гына аны очратсам да –

Бер картмы ул, әллә сабыймы –

Күңеленең сихри матурлыгын

Күзләренә карап таныймын.

 

И татарның күңел көзгеләре!

Укыйм сезгә «Сәҗдә» сүрәсен.

Бу дөньяда татар күзләренең

Беркайчан да нуры сүнмәсен!

 

"КУ" 1, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев