Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар – гаҗәп халык

Сибелсә дә, җиргә чәчелсә дә, Капламаган йөзен битлеккә.

Татар бит ул гаҗәп халык инде,

Капламаган йөзен битлеккә.

Уй-хыялы киңлекләргә ашкан,

Тотканда да үзен читлектә.

Җыр җырлаган татар, аяк-кулы

Богауланып беткән чакта да.

Җыр язган ул җәллад түмәрендә

Соң минуты җиткән чакта да.

Өметсезлек ишелеп килгәндә дә,

Юк, өметен татар өзмәгән.

Маңгай тире белән җир сугарган,

Каны белән таңны бизәгән.

Татар бит ул хәрәмләшә белми,

Ярдәмләшә белә кемгә дә.

Илгә килгән бәла-казаларның

Иң авырын сала иңгә дә.

Читлекләрдә аны тотсалар да,

Ул бит өйрәнмәгән этлеккә.

Сибелсә дә, җиргә чәчелсә дә,

Капламаган йөзен битлеккә.

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев