Татар аты

Тарихларда аңа җанияләр,
Җиһангирлар йөргән атланып.
Кыйтгалардан кыйтгаларга җилеп,
Ил корышкан татар атлары.
Вакытларны кичкән татар аты...
Ул һаман да шулай атала.
Без генә ул җилдәй җилдерәбез,
Атланышып агач атларга.
"КУ" 05,2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз