Татар, алга!

(Җыр2)
Караңгы төсләрне тарата,
Офыкта кызарып таң ата.
Йоклама, татарым, сагына Ватаның.
Без монда чит түгел, бу җирдә.
Торып чык йокыңнан, тор, әйдә.
Чакыра безне таң, Татарым, тор, әйдә!
Кушымта:
Ярсу йөрәк безнең тәндә,
Чиксез куәт безнең җанда.
Тарих ага безнең канда
Татар, алга, алга, алга!
Кояшның батырлык нурлары –
Татарның тарихи юллары!
Без суда һәм җилдә, без исән бу җирдә!
Без монда чит түгел, бу җирдә,
Әләмең тибрәлсен күкләрдә.
Чакыра киләчәк,
Татарым, тор, әйдә!
2 Артур Исламов музыкасы.
"КУ" 10, 2021
Фото: wikipedia
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз