Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таш сыртында бүген утырам мин... (Әскәр Додуев шигырьләре)

Бомба Ул курыкты атом бомбасыннан... Хәтта ялгыш искә төшерү дә Аның өчен шомлы булды сыман. Ә бер көнне, шулай иртә белән, Ул ашыгып эшкә бара иде, Ашлык төягән зур йөк машинасы Юл чатында аны таптап китте. Ә ул, исәр, машинадан түгел, Атом бомбасыннан курка иде. Чират Зур бер ташка мин утырдым барып, Юл читендә шунда тукталып. Ял итәбез гүя өчебез дә – Мин дә, юл да, таш та, тын калып. Шулчак яныбызда үскән куак Үләнгә сүз кушты пышылдап. Тыныч кына яткан җирләреннән Таш та, юл да сүзгә кушылды. Бәхәс купты алар арасында. Озак кына бәхәс тынмады. Ишетмәдем берсенең дә сүзен, Мин бары тик ташны тыңладым. Таш сыртында бүген утырамын, Кызык түгел инде берсе дә. Күп тә үтмәс, ул таш кукраеп Утырачак минем өстемдә. Елга Никадәрле елга коя диңгезгә! Диңгез тыныч, алар суын сизми дә. Кар эресә, яңгыр яуса тауларда, Ярсый елга, ташып чыга ярлардан. *** Мин атладым йөрәгемнең артыннан. Сөюемнең шактый күп шаһитлары. Яклаучысы булдым ләкин бер үзем – Шуңа мәллә калды аннан көл бары. Бала күңеле Менә тагын яз җитте: Кар эреде тауларда. Яз күңелне җилкетте: Бала күңеле – далада. *** Кыен көнемдә юкса исемдә – Тик күрешәбез бары туйларда. Сәрхуш чагында әйтелгән сүзләр Истә калмый шул, онытылганнар. Кыен көнемдә мин юк исеңдә, Хәтта янымда гына йөрсәң дә. Йөрәк Үз эчеңә сыйдырмаган Кайгы юктыр синең өчен. Бар байлыгың – кешеләрнең Хәсрәте, көенече. Ни кылмыйсың кешеләрнең Борчуларын сипләр өчен. Үз кайгыңны белмисең дә, Ут янасың читләр өчен. Һәр яңа көн туган саен, иртән Сине уйлап тибә йөрәгем. Теләкләрең чынга ашты менә: Күптәннән юк икән күргәнем. Күптән инде мине искә алып, Күңелеңне сагыш басмыйдыр. Хәзер инде якты таңнарың да Мине уйлар өчен атмыйдыр. Ә мин тагын юлга чыктым әле, Бер кагыйм, дип, сагыш тузанын. Тик җаныма ничек аңлатыйм соң Елларымның синсез узганын?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев