Таш күңел

Ташлар чолгап алган тормышымны:

Торган йортым – бетон-панельдән.

Баскан җирем – асфальт,

Урамнар – таш –

Аермасы шушы авылдан...

 

Тәпи баскан җирем чирәм иде,

Тирә-ягым – яшел басулар...

Кырга чыксам, тургай моңы иде, –

Ул моңнарда күпме ярсу бар!..

 

Тургай моңы, басу киңлекләре

Балачактан тулган күңелгә.

Шуңа да мин сәерсенеп карыйм

Шәһәрдәге бетон-панельгә.

 

Шәһәр тормышына күнеккәнбез,

Кабул иттек инде без аны.

Ташлар арасында яшибез шул,

Әллә шуңа микән

Таш күңелләр басты дөньяны.

 

Ташлар, дибез, ташны җансыз, дибез,

Гел тискәре бәя бирәбез...

Ә үзебез җылы чыксын өчен,

Мунча ташына сулар сибәбез...

 

Ташлар да бит безгә кирәк кайчак,

Җиһан буйлап Илаһ тараткан...

Һава, туфрак һәм су белән бергә

Ташларны да сөеп яралткан.

 

Кыя ташы, әнә, нинди горур,

Аңа басып җырлый башларбыз...

Ташлар безгә ныклык өчен кирәк, –

Нигез корып булмый ташларсыз...

 

Һәрчак матурлыклар, моң-җыр белән

Тулы була безнең күңелләр...

Ташлар кирәк, алар булсын,

Әмма

Таш күңелләр кирәк түгелләр.

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: