Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тарихта юк

Ял көне – юк ул тарихта! – Йокламагыз үлгәнче! Тарихтан йоклап калдылар, диеп, дөнья көлгәнче!

Тарихта юк

Ял көне –

гавам йокыда, –

эндәшүче юк миңа.

Җылы сүз көтәм, ә ансыз

нәзберек җаным туңа...

Ял көне –

әйтерсең, аны

биргәннәр йокы өчен.

Ял итәр өчен, хезмәттә

бирергә кирәк көчең.

Ял көне –

юк ул тарихта,

милләт җаны көйгәндә,

милләт өстенә гел нахак

гаеп-гайбәт өйгәндә.

Ял көне –

инде бишенче гасыр

«ял итә» татар.

Алҗыган, әмма җаннары

көтә – кайчан таң атар?

Ял көне –

шулкадәр озын, –

биш гасыр дәвам итә.

Торыгыз, әй, милләттәшләр!

Озак йоклаган затларны

иманы ташлап китә...

Ял көне –

бетте, торыгыз!

Торыгыз кояш белән!

Сәбәп иткәнгә кояшның

насыйп итәсен беләм...

Ял көне –

намаз мәле ул

мөселман җаннар өчен.

Күрсәтегез бар дөньяга

шушы хикмәтнең көчен!

Ял көне –

юк табигатьтә,

ул һәрчак хәрәкәттә.

Ялган ял көне китермәс

милләтне бәрәкәткә.

Ял көне –

озак йоклатты

гафләт йокысы белән.

Исән булсагыз торыгыз! –

Хөррият быргысын өреп,

чаң суга-суга киләм.

Ял көне –

юк ул тарихта! –

Йокламагыз үлгәнче!

Тарихтан йоклап калдылар,

диеп, дөнья көлгәнче!

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев