Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тарих янды, дөрләп, утын кебек...

Тарих янды, дөрләп, утын кебек, Җиңүченең тимер мичендә...

Тарих янды, дөрләп, утын кебек,

Җиңүченең тимер мичендә...

Ләкин көлгә кала алмады ул,

Рухы сынмас йөрәк эчендә.

Тарих китабына җилләр кага,

Умырып-умырып ала битләрен.
Хәтер капкаларын каермасын,

Элик яхшыларын бикләрнең.

Хәтерсез дә яшәп буладыр ла,

Туң йөрәкне ерак яшереп.

Тик барыбер гамең бер уяныр,

Беркөн чыгар күздән яшь бәреп.
Тарих көлен җыям учларыма,

Өрәк ялкын учны пешерә.

Тәрәзәдән бүгенгемә багам:

Гүя бар да бары төш кенә.

Уянасы иде... Уятасы...

Йокы сарган агач-үләнне.
Йокы сарган... Әллә бөтенләй үк

Сусызлыктан кара көйгәнме?

Китабымның мин битләрен барлыйм:

Җил тараткан төрле тарафка...

Күтәрелеп кояшыма багам –

Бәлки, өмет кабар карашка...
 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев