Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тараф

Минем уйлар тукталышта һаман, Әллә көтә нурлы иртәләрне?!

Үлән булып үлән урап уза

Юлындагы дивар-киртәләрне.

Минем уйлар тукталышта һаман,

Әллә көтә нурлы иртәләрне?!

Мин торганчы төне буе саклап

Ул уйларым янәшәдә яткан.
Кайберләре ачу китергечтер,

Кайсылары матур, якты, аклар...

Уйлар белән тагын юлга чыктым.

Ничә тараф көтә: берме, өчме?

Уй-максаты булган кеше генә

Табар киртәләрне узар көчне.
 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев