Логотип Казан Утлары
Шигърият

Танымаслык булып үзгәрдем күк...

Тамыр кайда – шунда танырлар...

Танымаслык булып үзгәрдем күк...

Авылыма кайтсам – таныйлар!

Әниемне  әле  хәтерләгән

Күрше-күлән, апа, абыйлар

Таныйлар бит, күрче, таныйлар!

Үзгәрәбез әниләргә охшап...

(Ә минем кыз – нәп-нәкъ атасы!)

Аһ!

Үзен үзе танымаса берчак,

Авылы юк аның  кайтасы...

Шәһәре бар... туган, бәлки, газиз...

Мин сайлаган инде (ни уйлап?!),

Гомер иткән, ләкин  үз итмәгән.

Һәм үкенгән. Хәер, бик соңлап...

Танымаслык булып үзгәрдем күк...

Авылыма кайтам – таныйлар!

Саламы ул, олы каламы ул,

Туган җирдә икән тамырлар.

Тамыр кайда – шунда танырлар...
 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев