Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамырсыз калмасын...

Имәнне егарга теләсәң – Балта чап тармаклы тамырга! Тамырсыз калгачтын тымызык Җил җитә шапылдап аварга.

Урманда ямь-яшел шәльяулык
Бөркәнгән агачлар төркеме.
Меңьяшәр имәннең тамырын
Кистеләр дошманнар беркөнне.
Ябалдаш яфрагын коймаган,
Җил уйный, ботагын аралап.
Күз яше шикелле чык тама
Туфракка, җаннарны яралап.
...Авыллар өстенә яу килде,
Кубарып алдылар тамырын.
Кем күрде ул чакта беркөнне
Милләтнең телсез дә калырын.
Алдан ук уйланган максатын
Тормышка ашыра Газазил.
Телен дә, динен дә җуйганда,
Тереме, үлеме газиз ил?!
Имәнне егарга теләсәң –
Балта чап тармаклы тамырга!
Тамырсыз калгачтын тымызык
Җил җитә шапылдап аварга.
Тамырсыз калма син, татарым!
Телеңне кистермә дошманга!
Ышанма татлы сүз катучы
Ялагай, ялганчы, куштанга!

Дүңгәләк хәленә калуны
Язмасын тәкъдире һичкемгә.
Тәгәрәп йөрерсең чүл буйлап –
Җил хуҗа булса хөр иркеңә.
Ирексез, богаулы кол булып
Көн күрү – яшәүме бу җирдә?!
...Җаныңны бирсәң дә, и халкым,
Телеңне беркемгә син бирмә!

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев