Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамчылап...

Гомеркәйләр озын булып, Үтсә иде тамчылап!

Тамчылап яңгыр сибәли,

Тамчылап уза сәгать.

Р.Мөхәммәтшин


Бәхет гел тамчылап килә,

Хәсрәт килә ишелеп.

Башлар түбән иеләләр,

Кеше кала киселеп.

Шатлык килсен дә ишелеп,  

Кайгылары килмәсен!

Борчу-хәсрәтләрдән хасил

Җан җөйләре имләнсен!

Гомер юллары кыска шул,

Мизгелгә тиң бу тормыш.
Кыска булса да, син аны

Матур үтәргә тырыш!

Матур  ничек була дисең? –

Үкенерлек булмасын!

Моң касәң бәхеткә тулсын,

  Хәсрәт белән тулмасын!

Ник ыргылып чаба вакыт,

Куалармы камчылап?

Гомеркәйләр озын булып,

Үтсә иде тамчылап! 

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев