Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамчылы төш

Сине сагыну хисеннән Күзләрдән яшьләр тамды.

Таңнарда сәлам юлладың,

Күңелем тынып калды.

Сине сагыну хисеннән

Күзләрдән яшьләр тамды.

Минем яшьләргә кушылды

Иртәнге таң чыклары.

Бер минут та хәтеремнән,

Исләремнән чыкмадың.

Син сөйгән яран гөлләрдән

Тамчы бөртеге тамды.
Эндәшкән күк булдың үзең,

Ут камап алды җанны.

«Моңлы син, кызым, шуңа да

Түзәсең сабыр гына.

Сынаулар бирә Раббыбыз

Иң, иң, иң сабырына...»

Яранның да яшен сөрттем,

Якын сүз төште телдән:

«Сәламең төш булган икән,

И Әни, Әни генәм!»
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев