Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таләпләр

Йә Ходаем, бәхет бир син барсына да, Һич булмаса акыл яки... көзге бирче…

Күп кирәкме кыз-кыркынга бу заманда?

Йорт, машинаң, чибәрлегең булса – җитә…

Һәм, әлбәттә, бер егерме яки илле

Меңләп акча салоннарга-фәлән китә.

Күлмәк-киемнәрнең шәбен алып торсаң,

Ай саен бер чит илгә дип план корсаң,

Чәчәк бәйләмнәре белән кайтсаң өйгә,

Бар тормышың салган булсаң җайлы көйгә.

Хатын-кызга хөрмәт белән карап торсаң,

Ярдәм итсәң кирәк чакта үзең белеп.

Риза булып чыгар алар кияүгә дә,

Яшәрсез сез шатланышып һәм дә көлеп.

Егетләрнең исә хәзер таләп әзер –

Чибәрлегең, буй-сыныңа карар алар,

Һәм яшең дә егермедә булса яхшы –

Бар дуслары көнләшсен, дип карап ала!

Өстәвенә тыйнак кирәк, сабыр кирәк,

Булгач булсын йомшак күңел, изге йөрәк.

Һәм тагын бер нәни генә искәрмә дә –

Риза булсын дөя түгел, энәгә дә...
Сүз әйтмәсен соң кайтканга эштән арып –

Шулай яши Россиядә бөтен халык.

Шат күңелле булсын һәрчак, шаян булсын,

Ә кулыннан бөтен эше килеп торсын!

Һәм туктаусыз барысы да сукраналар –

Берсе ялкау, берсе юан йә хәерче…

Йә Ходаем, бәхет бир син барсына да,

Һич булмаса акыл яки... көзге бирче… 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев