Логотип Казан Утлары
Шигърият

Талдыкорганда да татарлар бар...

Картайганнар инде, картайганнар Талдыкоргандагы татарларым...

Талдыкорганда да татарлар бар.

(Ә татарлар кайда юк соң алар?)

Талдыкоргандагы татарлар да

Туган туфракларын юксыналар.

Шуны белеп мин дә килдем менә

Татарларым белән күрешергә,

Тормышлары белән танышырга,

Татарларның хәлен белешергә...

Алар мине тотып-тотып карый,

Мин аларга күктән иңгән кебек.

Алар өчен минем монда килү

Казаннардан бер хан килгән кебек...

Җырлый әле алар татар җырын,

ТНВны карап бара алар.

Бер карасаң, ак сакаллы картлар,

Бер карасаң, сабый бала алар.

Картлар гына монда... татарларның

Әбиләре монда, бабалары.

Кемдер, белмим, Талдыкоргандагы

Татарларыбызның балалары?..

Күзләрендә – сары сагыш кына,

Телләрендә – истәлекләр генә!

Талдыкоргандагы татарларга

Телим бары исәнлекләр генә!

Талдыкорганда да татарлар бар.

Тормышлары менә дигән икән.

Тик күзләре сагыш белән тулы...

Шунсы гына менә нидән икән?

Нидән булсын? Сагынудан инде,

Сагынудан туган тамырларны.

Табарлармы, юкмы? Тапсалар да

Тамырларын алар танырлармы?

Сыенганнар ерак далаларга

Безнең күпме татар балалары?

Якынаеп беткән инде күптән

Казакъ белән татар аралары.

Йөзләрендә – казакъ чалымнары,

Сүзләре дә казакъ белән катнаш.

Үзем аралашам, үзем уйлыйм:

«Ни сөйләрмен Казаныма кайткач?»

Сагыналар алар яшь чакларын,

Сагыналар алар Ватаннарын...

Картайганнар инде, картайганнар

Талдыкоргандагы татарларым...

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев