Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тагын бер ел үтте…

Исән булыйк. Өзелмәсен Өмет һәм Хәтер!

Тагын бер ел үтте.

Тагын бер ел

Китеп бара, күчә тарихка –

Шатлык-көенечләр, мәшәкатьләр,

Иске дуслар, яңа танышлар.

Бар да үтә…

Кала җанда Сөю

Һәм… соклану кала Дөньяга.

Күпме сулар эчмә,

гомер кичмә,

Бу дөнья бит көн дә өр-яңа.

Сокландыра,

Моңландыра кайчак.

Уйландыра,

Сала утларга.

Кабатлана еллар,

фасыл, айлар,

Тик… һәр көне аның өр-яңа.

Яңа еллар килә…

Яңа еллар

Нинди булыр,

Ниләр күрсәтер?

Яхшыга тик юрыйк,

Исән булыйк.

Өзелмәсен Өмет

һәм Хәтер!

 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев