Тагын...

Күңел тагын мине ташлап китте,
Тагын сиңа табан юл сапты.
Мин күңелсез калдым, мин үземне
Ятим итеп тойдым шул чакны.
Минем күңел синең янга китте.
Кабул итәрсеңме син аны?!.
Әллә тагын: «Бар, кайт!» – диярсеңме...
Күңел – минем тәннең ак җаны!
Күңел тагын юлда булырмыни?..
Ул кайтасы килмәс яңадан.
Сак белән Сок арадашчысыдай
Сыкранырмы ике арада?..
...Менә ярты гасыр буе инде
Мин яшимен шушы халәттә.
Өмет белән килгән күңелемне
Син куарсың тагын, әлбәттә...
"КУ" 4 , 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз