Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тагарак

Бүген генә ярылмады ла ул! Күптән инде, күптән чатнады...

Бүген генә ярылмады ла ул!

Күптән инде, күптән чатнады...

Ул үзе дә оныткандыр кебек

Яраларсыз, гамьсез чакларын.

Ыңгырашты юкса – кем ишетсен?!

Колакка бит монда катылар.

Дала рәшәсендә юл бутаган

Бүгенгене иңләр атлылар.

Яргаланды... тузды... чәрдәкләнде...

Черек агач төсе йөгерде...

Дәшәм, диеп, кыюлыгын җыйды –

Әрсез әпипәләр бүлдерде...

Ә беркөнне! Күздән шуып төшеп,

Чәлпәрәмә килде күзлекләр.

Тагаракта – ярык. Ә кесәдә...

Ә кесәдә – иске берлекләр...

Ахырзаман! – диеп шаулаштылар,

Бүген – матәм, бүген ят та үл!

Ә тагарак? Ә тагарак күптән...

Күптән инде ярык иде ул...

"КУ" 3, 2018

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев