Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таңда уйлану

Гомер җебе озын, ә үзендә Күпме сорау-төймә тезелгән.

Биш катлымы синең корган йортың,

Исе китмәс аңа Ходайның.

Шул йортыңда күпме кешеләргә

Ачык булды икән чыраең?

Меңнәр йөрсен синең зур кесәңдә,

Миллионнар – Алла кулында!

Ничек таптың икән һәр тиенең,

Дус булдымы намус юлыңда?

Кәнәфиең биек, дәрәҗәле

Булдымы дип Ходай сорамас...

Ничек кылдың һәр гамәлең, Кеше,

Шул мөнбәргә менеп уралгач?!

Дусларыңның саны мөһиммени,

Син соң үзең кемнең чын дусты?
Авыр чакта иңең куйдыңмы син? –

Ахирәттә зарур шунысы!

Дус-туганнар белән ничек яшәп,

Ничек зурладың соң аларны?

Искә төшердеңме хаталарың?

Искә алдыңмы син Алланы?

Сырхауларга бирдеңме син сәлам?

Хәлен белдеңме син мохтаҗның?

Өлеш чыгардыңмы җылысыннан

Йөрәгеңдә йөрткән ут-таҗның?

Үз-үземә шундый сорауларны

Бирдем, җавап эзләп үземнән.

Гомер җебе озын, ә үзендә

Күпме сорау-төймә тезелгән.
 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев