Логотип Казан Утлары
Шигърият

Табасы иде чишелешен...

Юлга кара, юллар нинди: Түбән төшә, үр менә. Дүрт аяклы атлар да бит Вакыт-вакыт сөрлегә.

Күңел икән буш булалмый,

Һәр күңелгә сер сыя.

Җирнең гади кешесе дә

Үзенә бер зур дөнья.

 

Мин башка шул, яши алмыйм

Тормышның гел җаена,

Минем өчен һәрбер кеше

Укылмаган поэма.

 

Бар күңеле чисталары,

Бар күңеле керлесе.

Бер булалмый бөтен кеше,

Бар арада төрлесе.

 

Юлга кара, юллар нинди:

Түбән төшә, үр менә.

Дүрт аяклы атлар да бит

Вакыт-вакыт сөрлегә.

 

Ычкынып та куябыз шул

(Булмый гел түзеп кенә):

Яхшымы бу, начармы бу –

Әйталмыйм өзеп кенә.

 

Ялыктыра гел бер төс тә,

Һич туйдырмый төрлелек.

Миңа никтер ошый төшә,

Булса кеше серлерәк.

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев