Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таҗ-тәхетләрсез кем кала бу җирдә?

Кол да, патша да сөюдә мин – Гаташ, Буйсынам тик Хискә – ихлас әмергә!

Коллары шул без Тормышның, коллары, –
Җыр-шигырьдә генә патшалар бары.
Синең сүзләр.

Таҗ-тәхетләрсез кем кала бу җирдә?
Патшалар бит! Шулай булган гомергә.
Ваз кичкәннәр, йә куылган тәхтеннән,
Бу язмышка кызыкмый бер шагыйрь дә.
Үзен мәңге биектә дип саный ул:
(«Бөкре» уен төзәтмәс бер кабер дә!)
Чыннан, зур бәхете – мәхәббәт тәхете,
Бу бәхеттән көчсез канун, җәбер дә.
Кол да, патша да сөюдә мин – Гаташ,
Буйсынам тик Хискә – ихлас әмергә!

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев