Таң беленде

Таң беленде.
Соңгы йолдыз нуры
Кояш нурларына кушылды…
Күкне ярып торна тавыш бирде,
Сискәнүдән йөрәк кысылды.
Таңны ярып торна тавыш бирде,
Бер ялгызы оча, и бәгырь!
Югалганнар иңрәведер анда,
Югалтканнар аһы – миндәдер...
Бер ялгызы оча... төнне көнгә
Ялгап талган канат очы белән...
...Бүгенгемне киләчәккә ялгар
Җан җепселем зеңли: «Өз-зеләм...»
Аңны ярып торна тавыш бирде,
Соң сәгате әллә очышта?..
Мәңгелекнең утлы тәгәрмәче –
Кояш яна дөрләп, офыкта...
"КУ" 10, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз