Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүз

Зур Сүзнең дә кечерәеп калганы бар, Чүп Сүзнең дә биек урын алганы бар...

Бер Сүз игезәген күреп, куркып киткән:
Бигрәкләр дә төссез, ипсез, өтек икән.
Сүз беркавым өнсез торган, ә аннары
Сорап куйган: «Ник син – төптә, мин – югары?»
– Аптыравың урынлы да сыман, юк та, –
Икенче Сүз башын игән бу хурлыктан.
– Бәхетеңә: күрде сине бер Зур Исем,
Зур Исемнең Сүзе булгач, ник кер тисен?
Йөрисең син үз дәрәҗәң белеп кенә,
Ә миңа гел карадылар көлеп кенә.
Ишетеп тә ишетмәгән кыландылар,
«Мин дә шул ук Сүз дигәчтен – хурладылар.
– Тик иямә генә була бу кадерем?
– Казый түгел, әйтә алмам ул кадәрен.
Мин бары тик шуны гына төгәл беләм:
Кешене – Сүз, Сүзне кеше күтәрала.
P.S. Бу мәсәлгә сүз ахырын яза алмыйм,
Мин дә Хакны тик бер яклы гына аңлыйм.
Зур Сүзнең дә кечерәеп калганы бар,
Чүп Сүзнең дә биек урын алганы бар...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев