Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сынау

Бу дөньяда барчасына акча кирәк...

Мәсәл

 

«Бу дөньяда барчасына акча кирәк,

Акча дуслы итә, акча итә түрә.

Ул булмаса, мин – тик сапсыз көрәк»,

Диеп яшәгән, ди, имеш җирдә Берәү.

«Бөтен бәлаләрнең башы – акча, диеп,

Дусны дошман итә, мәлгунь нәрсә, диеп»,

Яшәгән, ди, җирдә тагын Икенчесе,

«Акча янчыклары»н өзми-куймый сүгеп.

Юллар кисешмәгән бер дә исән чакта:

Байлар юлын ярлы һич тә таптамаган,

Байлар арбасына ялгыш утырмаган,

Энәсенә хәтта җебен сапламаган.

Кисешкән, ди, юллар барыбер бер тапкыр –

Зират юлы булган шундый такыр-такыр.

Икесен дә: «Әйбәт иде», – дип күмгәннәр,

Бүз кәфеннән өч аршын җиргә иңгәннәр.

Өләшкәннәр сәдакага диеп акча,

Рухларына, диеп, дога укыганнар.

Икесе дә тигезләшеп китеп барган,

Яхшымы ул, яманмы ул – Акча калган.

...Аллаһ биргән сынауларның берсе – Акча.

Бәхетле шул: урталыкны әгәр тапса.

Кемдер аны «артык сөеп» – карак була,

Кемдер исә «сөймәенчә» харап була.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X