Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сыналу

Дөнья бит ул баскыч сыман катлы-катлы...

Тагын мәсәл язып китим әле:

Тормыш үзе тоташ мәсәл бит.

Тормыштагы һәрбер хәл-вакыйга

Сабак алыр өчен әсәр бит.

 

«Мин кендеге шушы җирнең», – дигән берәү,

Тез чүгүен теләгән ул бүтәннәрнең.

Соңгы юлга китүченең юлын бүлгән:

«Күмәр өчен кәгазегез җитми», – дигән.

Бер йөз чакрым булган юлны кире үтеп,

Хастаханә матавыгын тәмам итеп,

Соңгы юлга китүчене кайтарганнар,

Ике тәүлек юкны бушка аударганнар.

Ә «кендекнең» моңа бик тә кәефе килгән,

Вәкарь белән генә шунда: «Риза», – дигән.

...Шуннан соңра бер тәүлек тә үтмәгәндер,

Зуррак «кендек» аңа зуррак сабак биргән.

Ни булганын бик тәфсилләп язып тормыйм:

Дөнья бит ул баскыч сыман катлы-катлы.

Һәр өстәге «басма» үзен «кендек» саный,

Һәм оныта Ходайның да сынаганын,

Соңгы катта...

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев