Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөймисең дә, беләм, сагынмыйсың...

Син дә мине күптән оныттың...

Сагынганда, карыйм тулган айга,

Ай да хәтта болыт артында.

Сөймисең дә, беләм, сагынмыйсың,

Нигә күңел сиңа тартыла?

Сагынганда сине, җилне тыңлыйм,

Сезнең яктан җилләр исәләр.

Йөрәгем дә тынып тыңлар кебек,

Сиңа сәлам әйтте, дисәләр.

Ай да качкан, җил дә тынды инде,

Син дә мине күптән оныттың.

Ә шулай да күкнең почмагында

Җемелди күк соңгы өметем.

 

"КУ" 11, 2019

фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев