Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөйләшү

– Син кайларда, кызым? Ни эшлисең? – Шәһәр буйлыйм.   Шундый рәхәт бүген урамда!

– Син кайларда, кызым? Ни эшлисең?

– Шәһәр буйлыйм.  

Шундый рәхәт бүген урамда!

– Хәзер, хәзер тәрәзәгә киләм...

Йа Алла!

Күз ачкысыз буран ласа тышта!

Юл-сукмакны ничек табасың?

– Синме соң ул бу сорауны биргән?..

Күпме еллар «тукып» киләсең бит:

Үз сукмагың үзең саласы!

– Ярый, ярый...

Җилгә каршы атлап

(Ә мин беләм шулай икәнен),

Йөз-кулыңны өшетә күрмә, зинһар.

Чамалар чак (!)

Яман, әй лә, заман-җилнең каян искәнен...

Муеныңда җылы шәльяулыкмы?

Тулмасын кар, куеныңа кереп.

Йөрәгеңне сакла, бәгъреңне,

Бәгърең, димен, бозланмасын берүк!

Ишетәсеңме, кызым!

– Әй лә, әни! Сине аңлар өчен сүзлек кирәк.

Аңлатмалы!
Монда – урам, ә урамда – буран!

Һәм дә суык... кулкатмалы...

– Әһә! Рәхәт, дигән идең...

– Бияләй кигән идем...

Шалтыраттың... Салдым...

– Рәхмәт... телефоның алдың...

Бар да яхшы булыр...

Синең белән җаным...
 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев